)Чит якларны, чит илләрне
Күпме еллар гизеп йөрдем.
Төшләремә, туган ягым,
Могҗизадай булып кердең.
Ят шәһәрләр артта калды,
Сагынып кайтам, туган җирем.
Җан рәхәтен, тормыш ямен
Бары синдә генә сиздем.